Киңәшмә Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Хәмзин җитәкчелегендә узды.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлеге буенча атналык эшлекле киңәшмә узды.
2022 елның 1 мартына халыктан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә җыелу мәсьәләсе буенча «Татэнергосбыт» АҖнең Нурлат ОКО филиалы - Чистай бүлекчәсе начальнигы Илдус Әхмәдиев чыгыш ясады.
Йорт яны территорияләрен карап тоту һәм кардан чистарту мәсьәләсе буенча «Городок» идарәче компаниясе җәмгыяте директоры Рөстәм Сафиуллин чыгыш ясады.
Күп фатирлы йортларда торак биналар милекчеләренең гомуми җыелышларын электрон формада үткәрү мәсьәләсе буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Салават Усманов чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге сорауларны карау нәтиҗәләре буенча барлык идарәче компанияләргә «Татэнергосбыт» ААҖ белән берлектә торак - коммуналь түләүләрне җыю буенча халык белән эшне дәвам итәргә, күп фатирлы йортларның йорт яны территориясен, балалар мәйданчыкларын кардан даими рәвештә чистартырга, торак йортларның түбәләрен боздан чистартырга; күп фатирлы йортларда милекчеләрнең гомуми җыелышларының кимендә 40%ын электрон формада үткәрүне оештырырга тәкъдим ителде.