Нурлатта КВНның беренче уены узды

2022 елның 12 марты, шимбә

Нурлатта район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында шаяннар һәм Тапкырлар Клубы уеннары сериясе башланды.

Быелгы уеннар Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган һәм "Киләчәк бүген башлана!" исеме астында уза.

Сигезенче финал кысаларында беренче булып шәһәр Мәдәният сараенда "Нурлатнефть" НГДУсының “Җомгага кадәр яшик әле” ("Доживем да пятницы")командасы үз осталыкларын күрсәтте. Аның чыгышы, чыннан да, юмор һәм күңел ачу кичәсенә әверелде. Тапкыр уенчылар, аларның юморлары, күңелле җырлар, кыска театральләштерелгән, сәхнәләштерелгән күренешләр беркемне дә битараф калдырмады. Команда, 14,6 балл җыеп, финалга узды.

"Җомгага кадәр яшик әле" командасы хәзерге составта 2015 елдан бирле эшләп килә, район уеннарында 2017 елдан бирле катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International