Район Башкарма комитетында эшләр белән яңа идарә итүче билгеләнде.
Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче вазыйфасына Ханеева Ралия Йосыфхан кызы билгеләнде. Бу хакта киңәйтелгән планеркада район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин хәбәр итте.
Ралия Йосыфхан кызы моңа кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре вазыйфасын башкарган, шәһәр Советы депутаты булып эшләгән.