Бүген Нурлат гимназиясенең 7 нче сыйныф укучылары «ТНВ» телеканалының «Тамчы шоу»тапшыруында катнашты.
Аларның көндәшләре булып Әлмәт лицее укучылары чыгыш ясады.
Киеренке интеллектуаль көрәштә Нурлат кызлары 15:13 исәбе белән алга чыгып, лаеклы җиңү яулады.
Конкурста катнашу өчен укучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Мирзоева әзерләгән.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле китаплар белән бергә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына «Озын-озак балачак» спектакленә билетлар да тапшырылды.