Нурлатта яшьләр һәм район җитәкчелеге катнашында "Кара-каршы әңгәмә" узды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Кичә «Грани»  үзәгендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның һәм районның эшче яшьләре һәм студентлары  арасында «Кара-каршы әңгәмә» дип исемләнгән очрашуы булды.

Очрашуны үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган, Алмаз Сәлимович сүзләренә караганда, нәкъ менә әлеге объект шәһәрдә яшьләрнең ялын үткәрү өчен төзекләндерелгән беренче объектларның берсе булып тора.

Хәер, бөтен очрашу да яшь нурлатлыларның туган шәһәребездә үсеш перспективаларына багышланган иде, бигрәк тә  сүз Нурлатта һәм авыл җирлегендә эш урыннары булдыруга кагылды.

Алмаз Әхмәтшин катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән  таныштырды, яшьләр үз инициативалары, тәкъдимнәре белән чыга алган мондый форматтагы чаралар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Мондый очрашуларны даими үткәрергә кирәк, сөйләшү форматы район җитәкчелеге һәм яшьләре арасында тигез дәрәҗәдәге конструктив диалогка туры килә. Монда без актуаль мәсьәләләр буенча бергәләп фикер алыша, аралаша, кайбер проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзли алабыз", - дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Мин мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашмыйм, аларны бик кирәк дип саныйм. Бүген исә Алмаз Сәлимовичтан хәзерге яшьләргә киләчәктә нәрсә теләр иде, дип кызыксынасым килә», – дип уртаклашты чара башланганчы Ранур Габдуллин.

Гомумән алганда, очрашу нәтиҗәле узды, яшьләр төрле тәкъдимнәр белән чыгыш ясады, алар арасында иң мөһиме-мондый очрашуларны традицион форматка күчерү теләге дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International