ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Нурлат халкына мактаулы исемнәр бирелде.
ТР Президенты карары белән «Нурлат балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең вокал сыйныфы укытучысы Әхмәтҗанова Роза Ирек кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Нурлат районы «Сөләйманов Әхтәм Исмәгыйль улы» крестьян (фермер) хуҗалыгының сөт комплексы идарәчесе Нуртдинов Рәмис Салих улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.