Нурлатлылар пенсия күләме турында белешмәгә дистанцион рәвештә заказ бирә ала

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Татарстан Пенсия фондының Нурлат районындагы бүлеге клиент хезмәте (бүлек хокукларында) пенсия күләме турында Россия Пенсия фондына бармыйча  гына да белешмә алырга мөмкин булуы турында искәртә.

Пенсия күләме һәм билгеләнгән түләүләр турында белешмәләр бирү  гражданнар арасында ихтыяҗ зур булган Россия Пенсия  фонды хезмәтенең берсе  булып тора.

Бу  документны алу өчен күпчелек очракта кешеләр шәхсән Пенсия фондының территориаль органнарына  мөрәҗәгать итә. Әмма пнсия фондына  килү  бөтенләй мәҗбүри түгел. Бүген бу мәсьәләне хәл итү өчен пенсионерга дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булу һәм расланган хисап язмасы  булу да җитә.

Пенсия һәм социаль түләүләр төре һәм күләме турында дистанцион рәвештә белешмә алу өчен, Россия Пенсия фонды  сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «шәхси кабинет» ка керергә кирәк. Белешмә Россия Пенсия фонды Төбәкара мәгълүмат үзәгенең квалификацияле электрон имзасы белән булачак.

Әгәр республикада яшәүченең дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы  булмаса, белешмә алу өчен, ул күпфункцияле үзәкләргә (КФҮ) мөрәҗәгать итә ала.

Россия Пенсия фонды (пенсия, ЕДВ, тәрбияләү буенча компенсация түләүләр күләме турында мәгълүматлар таләп иткән оешмалар кирәкле мәгълүматны ведомствоара электрон бәйләнеш каналлары буенча мөстәкыйль соратып ала.

Гражданнарга халыкка социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга бирү өчен белешмәләр алу өчен Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International