Нурлат районында яңа кадр билгеләнде

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп элекке Биляр-Озеро авыл җирлеге башлыгы билгеләнде.

Бүген җитәкчеләр катнашында атналык киңәйтелгән планеркада Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин районда яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр итте.  Нурлат муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп Ирек Шәрәфетдинов билгеләнде. 

Ирек Минсалих улы 1969 елның 23 маенда ТАССРның Октябрь районы Зирекле авылында туа. Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда «Игенче» колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып башлый, төрле елларда «Үрнәк» колхозында ветеринар, сөт-товар фермасы мөдире, «Чулпан» АХК баш зоотехнигы, «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында зоотехник, терлек үрчетү буенча технолог булып эшли.

2009 елдан 2015 елга кадәр Фома авыл җирлеге башлыгы, 2015 елдан алып 2022 елның 4 мартына кадәр Биляр-Озеро авыл җирлеге башлыгы булып эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International