Автоинспекторлар Нурлатта машина йөртүче хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

2022 елның 8 марты, сишәмбе

Бүген, Халыкара хатын-кызлар көнендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе хезмәткәрләре Нурлат автоледиларын 8 Март бәйрәме белән котлады.

Алар изге теләкләр белән аларга чәчәк бәйләмнәре һәм открыткалар тапшырды. Котлау сүзләрен бүген ЮХИДИ бүлегенә транспорт чарасын теркәү өчен килгән автомобиль хуҗалары да алды.

Автоинспекторлар шулай ук аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында да искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International