Нурлат районында язгы ташудан саклануга әзерлек бара

2022 елның 8 марты, сишәмбе

Районда язгы су басу куркынычы янаган зонага 7 торак пункт эләгә.

Якушкино һәм Киекле авыл җирлекләре территорияләрендә язгы ташу аеруча катлаулы булырга мөмкин.

«Бүгенге көндә район территориясендә югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелмәгән, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Нурлат звеносы хезмәтләре көндәлек эш режимында эшли», – диде районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Рафис Хәмзин.

Күпьеллык күзәтүләр Якушкино күпере янында боз кисәкләре килеп тыгылу хасил булу мөмкинлеген  күрсәтә.

«Нәтиҗәдә Якушкино авылы янында Аксумла елгасында су биеклеге күтәрелә. Су басу, гадәттә, елганың арык өлешендә, күпер янында һәм плотинада барлыкка килә», – диде Рафис Рафикович, 6 гидропостта су дәрәҗәсен тәүлек буе күзәтеп тору урнаштырылачак, 28 буада ул авыл җирлекләре башкарма комитетлары көче белән башкарыла, дип билгеләп үтте Рафис Рафикович.

Бу участокта мөмкин булган су басу урыннарында профилактик чараларның берсе булып бозны карау, юллардагы су үткәргеч торбаларны чистарту планлаштырыла.

Язгы ташу-2022 гә әзерлек районда узган елның җәйге-көзге чорында ук башланды. Рафис Рафикович сүзләренә караганда, ул чакта Киекле, Заречный, Мамык, Төрнәс, Якты Күл, Якушкино, Кычытканлы торак пунктлары янындагы елгалар һәм күпер асты киңлеген куаклар һәм агачлардан чистарту буенча чаралар үткәрелгән.

Шулай ук Үрнәк авылында яшәүчеләрнең тормыш – көнкүрешен тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды, су ташу чорында автомобиль юлы өзелә, авыл азык-төлек, медикаментлар запаслары белән тулыландырыла, шулай ук махсус техника ителәчәк.

-Үрнәктә кар сулары төшү юлларын чистартуны дәвам итәбез, Чирмешән елгасы аша чыгу өчен көймә әзерләдек, тросны тикшердек, җаваплы кеше билгеләдек", – диде Киекле авыл җирлеге башлыгы Лилия Кашапова.

Язгы ташу вакытында Үрнәктә яшәүче укучылар Киекле авылындагы туганнарына озатылачак.

 Профилактик максатларда районда 13 мотопомпа әзерләнгән, дип билгеләп үтте Рафис Рафикович, предприятиеләр һәм учреждениеләр базасында 51 берәмлек электр белән тәэмин итү резерв чыганаклары бар, гадәттән тыш хәл булган очракта 125 ПСЧтан янгын техникасы, аерым янгын постлары җәлеп ителәчәк, шулай ук 199 кеше һәм 68 берәмлек техника, 1 йөзү чарасы булган көчләр һәм чаралар төркеме оештырылачак.

Әзерлек чаралары язгы ташу чорын имин үткәрергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International