«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика конкурсына йомгак ясалды.
Ул күпбалалы әни булыр дип уйламаган да булган. Гаиләдә ике бала үскәннәр. Тормыш иптәше Илнар ягыннан исә, киресенчә, ул өч бала арасында иң өлкәне, ә аның әтисе - гаиләсендә 12нче бала. Шулай итеп, бу җәһәттән алар тормыш иптәшенең әти-әниләре эзеннән киткәннәр. Ә менә өч балалары өчен үрнәк булып үзләре тора.
Гөлназ Сәлахованы Нурлатта күпләр белә, мөгаен. Ул матур җырлый, төрле чаралар алып бара. Тормыш иптәше белән дә «Татнефть»нең үзешчән сәнгать бәйгесендә танышканнар.
-Илнар Мамадышта туып-үскән, мәктәп елларында сәнгать мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган, Мин башта музыка мәктәбенең хор бүлекчәсендә, аннан соң Казан мәдәният институтында белем алдым», – диде сөйләде Гөлназ.
Хәер, иҗат аны гомере буе озата бара, чөнки әти-әнисе әлеге даирә кешеләре. Элегрәк әнисе китапханәче булып эшләгән һәм район мәдәният йорты каршындагы халык театрында уйнаган, кечкенә Гөлназ аның бер генә репетициясен дә калдырмаган, театр коллективы белән авыллар буйлап йөргән, әтисе районда мәдәният бүлеген җитәкләгән.
-Студент елларында, җәйге ялларга кайткач, агитбригада составында кырларга чыга идем. Миңа бик ошый иде", - дип дәвам итте ул. Хәзер үз балаларында иҗади башлангычны үстерә.
Олы кызлары Әминә «Сәләт» сәнгать мәктәбенең рәсем ясау бүлекчәсендә ике ел укыган, рәсем ясарга ярата, аеруча графика белән кызыксына. Икенче кызлары Камилә хор классын тәмамлаган, балалар сәнгать мәктәбенең җыелма хорында җырлый. Уллары Кәрим дә сәләтле, әлегә ул балалар бакчасына йөри: әнисе кебек матур җырлый, әтисе кебек бии.
Шуңа да аларга бер вакытта да күңелсез түгел. Әмма гаиләне иҗат кына берләштерә дип әйтү дөрес булмас. Элегрәк ял итәргә табигать кочагына чыга торган булсалар, хәзер, өй төзегәч, аны үзләрендә оештыралар. Тагын Кызыл Юлга кайтырга яраталар, анда яздан алып көзгә кадәр аларны әбиләре, Гөлназ әнисе көтеп тора. Ул биредә элеккеге тормыш атмосферасын– мич, авыл көнкүрешен саклап кала алган. Боларның барысы да Гөлназга балачагын сагынып искә алырга, ә балаларына ата-бабаларының үткәнен белергә ярдәм итә.
-Үссеннәр, сәләтләрен арттырсыннар, һөнәр алсыннар һәм җәмгыятьтә лаеклы урын тапсыннар иде – балаларыма мин шундый киләчәк телим, – ди Гөлназ Тәлгатовна. Моннан да зуррак бәхет кирәкми дә.