Профилактик чаралар үткәрү максатыннан 73 ПСЧ инженер-инспекторлык составы 2022 елның 1 мартыннан 11 мартына кадәр «Татнефть» объектларында тәмәке тарту режимын үтәү буенча тикшерү үткәрә.
Тәмәке тартуга каршы көрәш һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан, тәмәке тартмаучыларны тәмәке төтененең зарарлы йогынтысыннан саклап калу өчен, күбрәк чикләүләр кертелә бара.
Аерым алганда, предприятиеләрдә тәмәке тарту урыннары санитар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп изоляцияләнергә һәм җиһазландырылырга тиеш, дип хәбәр итә 73 ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова.