8 Март бәйрәме алдыннан Нурлат хатын-кызлары шахмат һәм шашка уйнады

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

Шахмат-шашкачылар клубы Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ярышлар үткәрде.

Язгы бәйрәм Нурлатның шахмат һәм шашка яратучыларына  очрашу өчен менә дигән сәбәп булды – алар Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган турнирга җыелды һәм тагын бер кат ир-атлардан берни белән дә калышмавын исбатладылар.

Ә урыннар түбәндәгечә бүленде: хатын – кызлар арасында 1 урынны Г.В. Мөхтәсимова алды, 2 урында – А. М. Глухарева, 3 урында-С. В. Мурдинова.

Кызлар арасында 1 урынны Аида Абдулганиева, 2 урынны Чулпан Касыймова, 3 урынны Самира һәм София Айсиналар бүлеште.

Шашка буенча иң көчле командалар ачыкланды: 1 урын – С.Г. Мортазина, В.А. Козлова, М.Г. Кузьмина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International