Бәйрәм алды көннәрендә республикада юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үткәрелә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, муниципаль хезмәткәрләр һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә, хатын-кыз машина йөртүчеләр өчен бүләкләр әзерләде.
Котлау открыткалары, бүләкләр, чәчәкләр руль артындагы хатын-кызларга тапшырыла. Шулай ук якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлауларны транспорт чарасын теркәргә килгән хатын - кызлар да кабул итә.
Дәүләт автоинспекторлары шулай ук ветеран хатын-кызларны, шулай ук юллардагы куркынычсызлык өчен гомерләрен биргән хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларын да котлый.