10 мартта Нурлат эшмәкәрләре өчен Роспотребнадзор "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Бердәм "Ачык ишекләр" көнен уздыруның максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.

ТР Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат бүлеге үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем өчен ачык булуын арттыру максатыннан Нурлат эшкуарлары һәм эшмәкәрләре өчен бердәм «Ачык ишекләр" көне оештыра. Үткәрелү датасы-10 март.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлегендә Ачык ишекләр көне түбәндәге адрес буенча узачак: Мәктәп ур., 10 йорт. Биредә 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләргә консультация биреләчәк. Белешмәләр өчен тел.: 2-08-83, 2-19-71

ТР Роспотребнадзорының Нурлат бүлегендә консультациягә язылган эшмәкәрләргә территориаль бүлеккә килгәндә үзең белән битлекләр, ресираторлар алу мөһим, дип өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International