Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы буенча вебинарга чакыра

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Семинарның спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

«Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» (АУСН) яңа салым режимын куллану өлешендә салым түләүчеләрдә барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр» темасына вебинар 2022 елның 10 мартында сәгать10.00да онлайн-режимда узачак. Вебинарга кушылу өчен сылтама буенча узарга кирәк https://w.sbis.ru/event/webinar_redirect/417761cd-3148-405a-a703-b9f3fb878bbb -«катнашачакмын» кнопкасына басып, бушлай онлайн-чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Вебинар башланыр алдыннан янә ссылканы ачарга һәм басыгыз "Вебинарга күчәргә» төймәсенә басарга.

Онлайн-чарада теләге булган һәркем катнаша ала, спикер белән әңгәмә барышында Сезне кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге дә булачак.

Вебинар «Махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 25.02.2022 ел, №17-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International