Алар шәһәр һәм район хатын-кызларына язгы чәчәкләр – лалә чәчәкләре бүләк итте.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе шәһәрнең 9нчы мәктәбе яшьармиячеләре белән берлектә «Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез» акциясен оештырды.
Алар гүзәл затларны бәйрәм белән котлап гүзәл лалә чәчәкләре бүләк иттеләр. Тәүге язгы чәчәкләр район халкына бәйрәм кәефе бүләк итте.