Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары-күпсанлы конкурсларның актив катнашучылары

2022 елның 6 марты, якшәмбе

«Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен февраль ае төрле конкурсларда катнашуга бай булды.

«Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә февраль ае конкурсларның уңай нәтиҗәләренә шулкадәр бай  булды ки, лауреатларның фотосурәтләрен киң даирәдә карау өчен урнаштырып бетерүе дә кыен», – дип билгеләп үтте учреждение директоры Валентина Борһанова.

Февраль аенда мәктәп укучылары 32 тапкыр лауреат һәм 14 тапкыр дипломант булдылар. Алар-музыкантлар, биючеләр, рәссамнар, вокалчылар, шулай ук аларны бәйгедә катнашырга әзерләгән талантлы укытучылар: Әлфия Крепышева, Елена Боркова, Ләйсән Рәхмәтуллина, Нина Павлова, Анастасия Антипова, Светлана Гнусарева, Надежда Хворостьева, Людмила Чернышова, Алсу Атауллина, Эльвира Зәйдуллина, Айгөл Дәүләсупова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International