Нурлатлылар иртәнге салкын һава торышыннан курыкмый бирегә гаиләләре, дуслары белән күңел ачырга җыелды.
Кышны озатуны символлаштыручы бәйрәм уен-көлке һәм уеннар белән тулы иде. Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре төрле фотозоналар белән интерактив мәйданчыклар әзерләгән. Ә бүгенге бәйрәмнең төп ризыгы, әлбәттә инде, коймак белән беленнәр иде. Әмма алар белән сыйлану бәхетенә лаек булу өчен тырышырга, уеннарда катнашыга туры килде. Әйтик, кармакка агачтан ясалган «балык» тотарга яки бу бәйрәмгә атап шигырьләр сөйләргә кирәк иде.
"Май чабу - чын мәгънәсендә халык бәйрәме, без аны барыбыз да бергәләп бәйрәм итәбез: руслар да, татарлар да, чувашлар да, безнең район территориясендә яшәүче башка милләт вәкилләре дә", – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Линар Маняпов, бәйрәм чарасында катнашучыларны сәламләп.
Ул шулай ук оештыручыларга, кабатланмас атмосфера булдыруга үз өлешләрен кертүчеләргә хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән иң изге һәм иң матур теләкләрне җиткерде.
«Театр» скверы сәхнәсендә театральләштерелгән тамаша бәйрәмнең кульминациясе булды. Ә инде иртәгә, якшәмбе көнне, Май чабу бәйрәмнәре районның авыл җирлекләрендә узачак