Нурлатта бәйрәм алды ярминкәләре узды

2022 елның 5 марты, шимбә

Иртәдән үк Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында зур җанлану күзәтелде: биредә агымдагы елда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе, шулай ук Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Чәчәкләр ярминкәсе узды.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл җирлекләре, шәхси предприятиеләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим итте. Биредә уртача бәяләрдән ит һәм сөт продукциясе, бал, балык, яшелчәләр һәм бик күп төрле азык-төлек, әйберләр дә сатып алырга мөмкин иде.

Нурлаттан ирле-хатынлы Әмил һәм Зәйнәп Җиһангировлар да бер генә ярминкәне дә калдырмыйлар.

«Эремчек, йомырка, ит сатып алдык, бәяләр дә сөендерде. Безгә, пенсионерларга, мондый ярминкәләр уздырулары ярдәм итә", - дип уртаклашты алар.

Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да ярминкәнең ассортименты һәм андагы бәяләр белән танышты. Ул сәүдә рәтләре буйлап узды, шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар белән аралашты.

Ярминкә нурлатлыларны бәйрәм табынына азык-төлекне сайлау белән генә түгел, ә Халыкара хатын-кызлар көненә бүләкләр алу мөмкинлеге белән дә сөендерде. Мәсәлән, Гайтән авыл җирлегеннән Гөлия Кашапова 8 Март символикасы төшерелгән кулдан эшләнгән чәч  резинкалары һәм вак магнитиклар, Нурлаттан Игорь Камышин – шоколадтан эшләнгән матур гөлләмәләр тәкъдим итте.

Ә «Театр» скверы янында урнашкан чәчәк ярминкәсендә сабын, кулдан эшләнгән бизәкле, татлы прәннекләр, шулай ук лаләләр сатып алырга мөмкин иде. Әйтик, үзмәшгуль Алена Зиннәтуллинаның сәүдә палаткасында нурлатлылар 8 Мартка диеп махсус әзерләнгән имбирле прәннекләрне берәмләп тә һәм тулы бер букет итеп тә сатып ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International