Нурлат хатын-кызлары Казанда узган бәйрәм чарасында катнаша

2022 елның 5 марты, шимбә

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының муниципаль тур җиңүчеләре конкурсның бүләкләү тантанасында катнаша.

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясау һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасында Нурлат делегациясе дә катнаша. Аның составына Оксана Терентьева («Хатын – кыз – лидер»), Наталия Хурина («Хатын-кыз –бизнес – леди»), Миннегөл Әбҗәпбәрова («Өченче буын герое»), Галина Егорова («Хатын-кыз-ел үрнәге») һәм Валентина Борһанова («Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият») керде.

Делегацияне Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина җитәкли. Бәйрәм чарасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International