Нурлат районында балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга зур игътибар бирелә

2022 елның 5 марты, шимбә

Нурлатта балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга һәм булдырмауга зур игътибар бирелә.

Бу эшчәнлектә төрле иҗади конкурслар уздыру нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. Шушы көннәрдә Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлегендә аларның икесенә йомгак ясалды: «Светофор утлары безне кисәтә!» һәм "Юл йөрү кагыйдәләре буенча кар сыннары конкурсы". Конкурсларда 250 дән артык бала һәм 22 белем бирү учреждениесе катнашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы шартларда бүләкләделәр, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Без берьюлы берничә конкурс игълан иттек, анда районның барлык балалар бакчалары һәм мәктәпләре катнашты. Катнашучылар арасында педагоглар коллективлары гына түгел, ә балалары булган  Нурлат гаиләләре дә булуы сөенечле», – диде Нурлат шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә районның һәр мәктәбендә эшләп килүче хәрәкәтнең яшь инспекторлар отрядлары да булыша. Яшьтәшләре алдында гадәти чыгышлардан һәм төрле акцияләр үткәрүдән тыш, алар спорт һәм патриотик чаралар да үткәрәләр. Мисал өчен, Иске Чаллы мәктәбе укучылары гадәти булмаган Юидо ярышлары оештырды, ә шәһәрнең 9нчы мәктәбендә  сафка тезелү һәм җыр смотрында калган командалар белән бергә яшь инспекторлар отряды да чыгыш ясады.  Шушы көннәрдә ЮИД отрядлары җитәкчеләренең киңәшмәсе дә узды. Биредә 2021 ел һәм 2022 елның гыйнвар айларында балалар катнашында район юлларындагы аварияләргә анализ ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде, шулай ук ел саен уздырылып килә торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы турында да  фикер алыштылар.

«Әмма балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү эшендә без бары тик белем бирү учреждениеләрендә балаларны куркынычсыз тәртипкә өйрәтү буенча дәресләр белән генә чикләнергә тиеш түгел. Балаларда мондый күнекмәләрне үстерүдә ата-аналар да зур роль уйный, кагыйдәләрнең көн саен искәртелеп торуы мөһим. Чөнки безнең уртак бурычыбыз – бәлагә юл куймау", - дип билгеләде Гөлфия Харис кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International