Бу вазыйфага Владислав Сергеевич Оренбургов билгеләнде.
Кичә Биляр-Озеро авыл җирлеге Советының чираттан тыш унтугызынчы сессиясе булып узды, анда район башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашты. Депутатлар авыл җирлеге башлыгы һәм Биляр-Озеро авыл җирлеге Советы депутаты Шәрәфетдинов Ирек Минсалих улының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм яңа башлык сайлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Биляр-Озеро авыл җирлеге Советы депутаты Ирек Шәрәфетдиновның башка вазыйфага күчү сәбәпле вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турындагы язма мөрәҗәгатен карадылар һәм аны канәгатьләндерделәр.
«Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Биляр-Озеро авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге башлыгы һәм Биляр-Озеро авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Владислав Сергеевич Оренбургов сайланды.