Нурлат хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котладылар

2022 елның 5 марты, шимбә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин аларга җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кичә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр буенча хезмәт куючы хатын-кызлар чакырылды.

Бәйрәм кунакларын, шулай ук Нурлатның барлык хатын-кызларын Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлады.

«Хезмәт сөючәнлегегез, энергиягез, күңел җылылыгы, дөньяны матуррак, игелеклерәк итә белүегез һәм ир-атларны игелекле эшләргә рухландыруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Тормышыгыз якынлашып килүче яз кебек кояшлы, ямьле һәм матур булсын», - диеп ул һөнәри эшчәнлекләрендә уңышларга ирешкән хатын-кызларга, шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының муниципаль һәм зональ этаплары җиңүчеләренә мактау грамоталары тапшырды.

Хатын-кызлар адресына рәхмәт һәм котлау сүзләрен сәхнәдән район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Разия Садретдинова да җиткерде. Ул медицина өлкәсендә 40 ел эшләгән, күп еллар дәвамында авыл ветераннар Советын җитәкләгән, актив иҗтимагый тормыш алып барган, санитар хезмәт отличнигы, Россиянең Мактаулы доноры булган Чулпан авылында яшәүче һәм бу көннәрдә ул 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рушания Салих кызы Ханеевага Рәхмәт хатын тапшырды.

Бәйрәм чарасында районның иң яхшы артистлары, иҗат коллективлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары кунакларга иң матур номерларны бүләк иттеләр. Шулай ук фойеда декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International