«Нурлат-информ»да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 4 марты, җомга

Безнең хезмәттәшебез, Нурлат телевидениесе видеооператоры Илнур Зиннуров әлегә өйләнмәгән, нәкъ менә аңа җомга көнне оештырылган Май чабу бәйрәмендә  иң тәмле коймакны билгеләү  буенча баш эксперт ролендә булырга туры килде.

Аның киләчәктә үзенең булачак хатынының әнисен иң тәмле коймак белән сыйлаячагына бернинди дә шик калмады, чөнки ул бу эшне белеп, зур тырышлык белән хезмәттәшләренең камыр ризыкларын хәзерләүдәге  осталыкларын  бәяләде. Ә сайлап алырга ризыклар мулдан иде.

«Нурлат-информ»ның гүзәл затлары редакциянең иң тәмле коймак бәйгесе уздыруга бик тырышып хәзерләнгәннәр. Сайлап алу өчен традицион юка беленнәр һәм бананлы коймаклар, кефир һәм манный ярмасыннан коймаклар, чүпрәле ачы  һәм төче камырдан, итле, кызыл уылдык ягылган коймаклар... Тик шулай да ярыш – ярыш инде. Конкурста иң тәмле коймакны пешерүче диеп  Эльмира Туктарова танылды. Шулай ук призлы урыннарны Виктория Куприянова, Гүзәл Садыйкова һәм Галина Трофимова бүлеште.

«Шатлык» балалар бакчасына йөрүче «Май чабу бәйрәме-2022» иҗат бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе  Риназ Мифтахов та,безнең сыйдан канәгать калды.

"Мин коймакны бик яратам, әнием дә бик тәмле пешерә», - дип уртаклашты Риназ. Ул шулай ук курчакны әнисе белән бергә ясаган, җиңүенә бик шатланды, алга таба да редакция конкурсларында актив катнашырга сүз бирде.

«Нурлат-информ» үзенең бәйрәм кәефе белән редакция конкурсының барлык җиңүчеләре белән уртаклашты. Алар оештыру комитеты тарафыннан өлкәннәр һәм балалар арасында ике номинациядә билгеленде.

Жюриның иң югары бәясенә 8 конкурс эше лаек булды. Бәйрәмдә җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир  Резеда Гиняева бүләкләде. Ул аларга безнең спонсорыбыз – «Светофор» кибете исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмнең төп символы -  киендерелгән карачкы булды, символик рәвештә яндырып, салкыннар һәм кыш белән саубуллаштылар. Соңыннан бергәләп кайнар самавырдан чәй, коймак һәм тәм-томнар белән сыйландык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International