Нурлат шәһәренең 125 ПСЧ командасы «2022 елда автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә һәлакәттән коткару эшләрен башкару буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча иң яхшы командасы» республика ярышларында 3нче призлы урынны алды.
Нурлат коткаручылары беренче тапкыр республика ярышларын кабул итте, аларда 7 команда катнашты, шулай ук биредә бер ай элек кенә 13 команда катнашында зональ ярышлар да узган иде.
"Безгә, кабул итүче як буларак, аеруча җаваплылык йөкләнде. Без барлык әзерлек чараларын оештырдык: авария-коткару инструментлары, өстәмә җиһазлар, командалар кирәк булганда алардан файдалана ала иде», - диде Нурлатның 125 ПСЧ башлыгы Евгений Попов.
Нурлат командасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин дипломына лаек булды.