Нурлат районында яшәүчеләр Донбасстан мәҗбүри күченүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итә алалар.
Нурлатта ярдәм җыю Хәмәдиев ур., 19 адресы буенча «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә оештырылды.
Районның битараф булмаган һәр кешесе беренче чиратта кирәк - яраклар, озак саклау вакыты булган продуктлар, гигиена чаралары (теш пастасы, щеткалар, сабын/гель), балалар ризыклары, туганнан алып - 14 яшькә кадәрге өчен балалар китаплары, уенчыклар, канцелярия кирәк-яраклары, балалар өчен буяу һәм пумала, мебель һәм йомшак инвентарь, көнкүреш техникасы китерергә мөмкин.
Ярдәм кулын сузарга һәм игелекле эш башкарырга һәркемгә юл ачык.
Фоторәсем: kazan.bezformata.com