Бөртекле уҗым культураларын кышлаганнан соң кайчан һәм ничек тукландырыру турында

2022 елның 4 марты, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада 2022 елның 3 мартына көзге бөртекле культураларның торышы турында хисап әзерләнде.

"Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре бер атна эчендә 3,6 мең га мәйданда кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алган.

Учреждение мәгълүматларына караганда, көзге культуралар чәчүлекләрендә кар катламы бер атна эчендә кимегән һәм 20дән 70 см га кадәр калынлыкта тәшкил иткән, күпчелек районнарда ул нормадан артып китә (норма 25-40 см).

Хәзерге вакытта чәчүлекләр кар астында, көзге культураларда шикәр микъдары норма чикләрендә,  шулай да үсемлекләрдә аның кимүе күзәтелә. Көзге культураларның торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Кар эреп бетү белән, урман полосалары янында һәм түбәнлекләрдә урнашкан көзге культуралар чәчүлекләре кышкы күгәрек белән каплана. Авыруны фузариум гөмбәсе китереп чыгара, орлыклар һәм үсемлек калдыклары белән күчә. Зарарланган үсемлекләрдә гөмбә мицелиясенең аксыл-соры катламы барлыкка килә. Яфракларда сулы таплар барлыкка килә, аның өслегендә башта ак, аннары ал төстәге мицелияләр үсә. Яфраклар төсен югалта, ябыша һәм чери.

«Авыруның үсеш һәм таралу дәрәҗәсе кар катламы, язгы чорның һава шартлары, агротехника белән билгеләнәчәк» Россельхозцентр ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина, үсемлекләрнең көчсезләнгән, куерган көзге культуралар чәчүлекләрендә, тиешенчә тигезләнеп бетмәгән басуларда авыру таралачак», – дип хәбәр итте.

Белгечләр фикеренчә, кышлатудан соң яз көне көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен карау, аларның торышына карап, чаралар күрү мөһим.

«Чәчүлекләрнең торышына ахыргы бәяне вегетация башлануга 10-12 көннән соң үткәрергә мөмкин булачак, ул вакытта үсеш билгеләре яхшы күренәчәк: яшь ак тамырлар, ачык-яшел яфраклар", – дип саный Любовь Занина.

Эксперт сүзләренә караганда, көзге бодай чәчүлекләренең торышы 1 кв. метрга үсемлекләр саны буенча бәяләнә, аларны кыр мәйданы буенча тигез итеп урнаштыралар:

- бик яхшы – кимендә 400 тере үсемлек;

- яхшы – 300-400;

- канәгатьләнерлек – 200-300;

- начар дәрәҗәдә-200 дән ким.

Бер квадрат метрлы мәйданда130 һәм аннан күбрәк үсемлек булган чәчүлекләр тукландырылырга, 130дан да ким булган кырлар яңадан чәчелергә тиешле.

Көзге культураларны тукландыру өчен язын максималь температура +6 °С, ә уртача тәүлеклек +1 °С.га азотлы ашламалар белән тукландыру 100-150 кг/га исәбеннән башкарыла торган чор иң кулай вакыт санала", – дип аңлатты Любовь Занина.

Туфрак өлгереп җиткәндә, черегән яфракларны җыеп алу һәм дым каплату өчен тырмаларга кирәк. Әмма кышлаганнан соң сирәгәйгәнгән, хәлсезләнеп калган чәчүлек җирләрне тырмаларга киңәш ителми. Бу очракта үсемлекләрнең язгы су сеңеп беткән туфрагына азотлы тукландыру кертү  урынлы, дип билгеләп үттеләр белгечләр.

Тычкансыман кимерүчеләр белән көрәшкә килгәндә, аларга каршы агуланган алдавыч җим яки башка родентицидларны кулланырга киңәш ителә.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International