Нурлат районы мәктәпләре укучылары татар теле буенча республика олимпиадасында уңышларга иреште

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Олимпиадада районның төрле мәктәпләреннән 14 укучы катнашты.

Татар теле буенча Олимпиада «Дуслык»белем бирү-сәламәтләндерү комплексы базасында узды. 

Олимпиадада Колбай-Мораса, Биляр-Озеро мәктәпләре, Нурлат гимназиясе һәм 4нче номерлы шәһәр мәктәбе укучылары туган тел буенча белемнәре яхшы булуын күрсәтте. Нәтиҗәдә, Айсылу Насыйбуллина (Колбай - Мораса), Алинә Газизова (Биляр Озеро), Әдилә Шәймәрданова (4нче мәктәп), Альбина Гомәрова (гимназия) призер булды.

Ә Нурлат гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Ясминә Газизова җиңүче Дипломына лаек булды.

Олимпиадада катнашучыларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәмзия Галиуллина, Роза Бәдретдинова, Гөлсинә Мифтахова, Розалия Мостафина һәм Гүзәл Хәммәдиева әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International