Нурлат балалар сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара конкурс лауреатлары булды

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Казанда беренче тапкыр Шәүкәт Биктимиров исемендәге «Әлмәндәр варислары» («Наследники Альмандара») Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-конкурсы узды.
Катнашучылар өч номинациядә көч сынашты: «Нәфис сүз программасы» (56 катнашучы), «Драма театры» (14 коллектив) һәм «Курчак театры» (ике).
Конкурска Татарстан, Удмуртия, Чуашстан, Башкортстан һәм Марий Эл шәһәрләреннән, шулай ук Палестинаның Вифлеемыннан һәм Монголиядән катнашучылар килгән иде.
Людмила Чернышова җитәкчелегендәге Нурлат балалар сәнгать мәктәбенең «Ералаш» театр коллективы фестивальдә «Маша һәм Витяның кызыклы маҗаралары» музыкаль әкияте белән чыгыш ясады һәм II дәрәҗә лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International