2022 елның 1 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының эксперт-криминалистика бүлеге хезмәткәрләре әлеге хезмәт оештырылуның 103 еллыгын билгеләп үтте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлегендә бу юнәлешне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган полиция майоры Руслан Зәйнуллин җитәкли.
"Экспертларның төп бурычы-җинаятьләрне ачуда һәм тикшерүдә эксперт-криминалистика чараларын һәм методларын куллану. Нәкъ менә экспертлар исбатлау базасының төп өлешен формалаштыралар", - дип билгеләп үтте Руслан Тәбрис улы.