Нормативларны тапшыру мәктәптә традицион Президент спорт ярышлары кысаларында оештырылган иде.
Нурлат районының Урта Камышлы мәктәбендә Президент спорт ярышлары узды, аның кысаларында 5-9 сыйныф укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырды.
Барлык катнашучылар да активлык күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырышты, чөнки нәтиҗәләр буенча иң яхшы, тырыш укучылар ГТОның алтын, көмеш һәм бронза аерымлык билгеләре белән бүләкләнәчәк.