Сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Сираева һәм Роза Вәлиуллина җитәкчелегендә укучылар алдан ук бәйрәм программасын әзерләде.
Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алдылар. Яз турында шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, уеннар әзерләделәр, Май чабу курчагын киендерделәр.
Күңелле җырлар, мәзәкләр, ярышлардан берәү дә читтә калмады. Ә бәйрәм ахырында барысы да бергәләп майлы коймак, беленнәр һәм төрле тәм-томнар белән сыйланды.