Татарстанда федераль юл хезмәтләре язгы ташуга каршы чаралар буенча эшне башлады.
Мондый эшләргә су үткәрү торбаларының баш-башларын кардан һәм боздан чистарту керә.
«Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 22 мартта түбәнлектә, сулыклар яныннан узучы юл участокларын һәм алардагы ясалма корылмаларны ташуга каршы тикшерү уздырылачак. Язгы ташу чорында потенциаль куркыныч участоклар билгеләнәчәк һәм юлларның җир катламын юдыруны булдырмау буенча эшләр планлаштырыла.
Автомобиль юлларының мөмкин булган зарарлануын тиз арада төзекләндерү өчен 213 кешедән торган 43 бригада булдырылган, 132 берәмлек техника бүлеп бирелгән.
Федераль юлларда штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта, шоферлар 8(843)273-54-08 телефоны буенча «Волго-Вятскуправтодор» оешмасының тәүлек буе эшләүче диспетчерлык хезмәтенә шалтырата алалар