Кичә, 2 мартта, Нурлаттан Валентина Рахчеева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Ул үз тормышындагы әһәмиятле вакыйганы зур һәм яраткан гаиләсе, кадерле кунаклар белән бәйрәм итә.
- Балаларың һәм оныкларың янәшәсендә булу нинди зур бәхет, - дип дулкынлану белән уртаклаша озын гомерле әби, район Башлыгы Алмаз Әхмәтшинга күрсәткән игътибары, чәчәкләре һәм бүләкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдереп.
– Без Сезгә Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтегез, тыныч тормышта туган районыбызны үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды.
Валентина Григорьевнаның җилкәсендә - озын һәм хөрмәткә лаек тормыш юлы. Ул Октябрь районының Александровка авылында крестьяннар Григорий һәм Мария Сидоровлар гаиләсендә туа. 10 яшьтән әти-әнисе һәм сеңелләре белән «Пахарь» колхозында эшли. Басуны кул белән утыйлар, ә уңыш өлгергәч, бергәләп уракта эшлиләр, көлтә бәйләргә булышканнар. Ахырдан аларны да кул белән сукканнар.
– Утауга чыкканда бер генә бөртек чүп үләнен дә калдырмый идек. Зур булмаган өемнәр белән рәт аралары буйлап тезеп бара идек, ә эштән соң кайтканда шул чүп өемнәрен сыерга ашатырга җыеп алып кайта идек, – дип искә ала хезмәт ветераны сугыш чоры балачагын.
- Барысы да булды, авыр булды. Тик барысы да узды, берсен дә кире кайтарып булмый. Ходай да янәдән шул авыр чорга әйләнеп кайтырга язмасын…
Валентина Рахчеева «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм Җиңү көненә юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Валентина Петровна үзенең язмышын якташы Александр Рахчеев белән бәйләп, тормышын яраткан иренә һәм балаларына багышлый. Аның ике улы һәм кызы бар. Бүген алар үз гаиләләре белән яшиләр. Олы уллары Нурлатта кала, ә кечкенәләре Мәскәү өлкәсендә төпләнеп кала, әмма мөмкинлек туган саен әниләренә ашыгалар.
- Әти, кызганычка каршы, бик иртә вафат булды. Ул безне барыннан да элек хезмәткә өйрәтте. Ул оста тимерче булган, шикәр заводында эшләгән. Хезмәттәге казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Юллары моннан узган чегәннәр дә һәрчак аңа килеп атларын дагалатырга туктала торган булган, башка берәүгә дә бу эшне ышанып тапшырмаганнар, – дип искә ала Рахчеевларның кече кызы Елена.
Валентина Григорьевна Нурлатта башта шикәр заводында, аннары кибеттә сатучы булып эшләгән. 60 яшендә лаеклы ялга чыга. Тормыш юлында очрашкан авырлыклар һәр көннең кадерен белергә, очрашу мизгелләренә, күңелле сөйләшүләргә сөенергә, кайгыртучанлык һәм күрсәтелгән игътибарны ихтирам белән кабул итәргә өйрәткән. Бүген аңа өй мәшәкатьләрендә социаль хезмәткәр Елена Колесникова ярдәм итә. Ул юбилярны котларга беренчеләрдән булып килгән.