Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча 2022 елда Татарстанда 1200 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, шул исәптән Нурлат районында 24 ишегалды.
2021 елда 92 мең татарстанлы төзекләндерү өчен йортлар исемлеген төзү буенча тавыш бирүдә катнашты. Шул рәвешле, төзекләндерү эшләре башкарылачак 200 өстенлекле йорт билгеләнде.
Ике айдан соң төзелеш сезоны башланачак, хәзергә исә төзекләндерү буенча проект эшләре бара инде. Проектлар халыкка тәкъдим ителә һәм аларның фикерен исәпкә алып эшләп бетерелә. Апрель аенда ишегалларында төзекләндерү буенча йомгаклау планнары барлыкка киләчәк.
Программаның бюджеты 2022 елда 9 млрд. сум тәшкил итә.
Татарстанда ишегалларын төзекләндерү программасы 2019 елдан бирле гамәлдә. Әлеге программа буенча 5 ел эчендә 6 923 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу исемлеккә республикада 2014 елга кадәр төзелгән, аларда инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча асфальт начар хәлдә булган һәм элек башка программалар буенча яңартылмаган күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләре керә.
Программага кергән йортларның адресларын dvor.tatar сайтында карарга була.