2022 елның 10 мартында сәгать 10:00да Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) яңа салым режимын куллану өлешендә салым түләүчеләрдә барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр» темасына бушлай вебинар үткәрәчәк.
«Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 25.02.2022 ел, №17-ФЗ номерлы Федераль законы кабул ителүгә бәйле рәвештә, салым түләүчеләрдә спикерга бирергә мөмкин булган сораулар күп туа.
Семинар спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.
Вебинарда теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча күчәргә һәм теркәлергә кирәк