Укучыларның җирле хакимият һәм депутатлар корпусы вәкилләре белән традицион очрашулары бу көннәрдә шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә уза.
Парламент дәресләренә стартны район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин бирде. Җирле депутатлар да аның үрнәгенә иярде.
Мисал өчен, шәһәр гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары белән Хокуклар һәм бурычлар турында конструктив диалогка шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров кушылды.
2нче номерлы мәктәптә – Нурлат районы омбудсмены Идрис Кәримов, 9нчы номерлы мәктәптә-шәһәр Советы депутаты Илдар Зәкуанов, 1нче номерлы мәктәптә шәһәр Советы депутаты Ралия Ханеева чараның кунаклары булды.
Аларга башка депутатлар да кушылып, укучылар алдында чыгыш ясады, җирле хакимият органнары эше, нурлатлыларның хокуклары үтәлсен өчен районда ниләр эшләнүе турында сөйләде.