Нурлатлылар кабул итү вакытында депутат Айдар Метшинга мөрәҗәгать итте

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты нурлатлылар белән онлайн-режимда аралашты.

"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин гражданнарны кабул итте.

Депутатка кабул итүгә 7 нурлатлы төрле характердагы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Мәсәлән, Нурлаттан шәхси эшмәкәр автомобильне юу пункты эшчәнлеген дәүләттән ярдәм алу өчен яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында икътисадның зыян күргән тармаклары исемлегенә кертү мәсьәләсен күтәрде.

Нурлатлыларның ТОС рәисенең стажына һәм хезмәт хакы күләменә кагылышлы мөрәҗәгатьләре дә җентекләп каралуны таләп итә. 

Нурлатлылар шулай ук эшсезлек буенча пособие түләү, беренче бала туганда ана капиталына сертификат алу, пенсиянең тупланма өлешен түләү һ.б. мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Айдар Рәис улы һәр сайлаучыны игътибар белән тыңлады, хәл итү юлларын сөйләде, кайбер мәсьәләләрне алга таба хәл итәр өчен игътибар үзәгенә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International