Алмаз Әхмәтшин подрядчылар белән су белән тәэмин итү системасын төзү мәсьәләсе буенча фикер алышты

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Нурлат шәһәрен су җыю үзәге белән тәэмин итү системасын төзү буенча киңәшмәдә Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин мөһим оештыру моментларына тукталды.

Киңәшмәдә «Альтаир 1» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Ринат Миначев, аның урынбасары Айрат Хөснетдинов катнашты. Әлеге төзелеш «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Проект нигезендә Чирмешән ятмасы территориясендә скважиналар бораулау, насос станцияләре төзү, 56,78 км озынлыкта һәм проект егәрлеге тәүлегенә 10 мең кубометр булган су үткәрү торбалары, шулай ук Чулпан, Биляр-Озеро, Аксумла, Чуаш Мәнҗесе, Ерепкино, Зирекле, Бикүле торак пунктларында кулланучыларны тоташтыру өчен коелар бораулау каралган.

«Әлеге чараны гамәлгә ашыру «Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән Татарстан Республикасы халкы өлеше» федераль проектының 2024 елга - 93,8 процент максатчан күрсәткеченә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Алмаз Әхмәтшин.

Шунда ук техник мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International