Нурлатта төбәк музее күргәзмә әзерли

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее «Горурланабыз. Ипи хакы: икмәк үстерүчеләр».

Шул уңайдан музей хезмәткәрләре нурлатлыларны районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлеш керткән якташларыбызның тормышы белән бәйле экспонатлары белән уртаклашырга чакыра.

Болар кызыклы фоторәсемнәр, крестьян тормышы көнкүрешен чагылдырган предметлар, коллективлашу, авыл кешеләре, Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соң намус белән хезмәт иткән кешеләр турында сөйләүче документлар һ. б. булырга мөмкин.

Музейга аларны эш көннәрендә алып килергә мөмкин.

Элемтә өчен телефон 2-29-12. 

Фото "Нурлат-информ"архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International