Теле-һәм радиоканалларның трансляциясендә кыска вакытлы өзеклекләр барлыкка килү кояш интерференциясе белән бәйле.
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре сайтында хәбәр ителгәнчә, 2022 елның 22 февраленнән 16 мартына кадәр 11:57тән 13:05 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында тапшырулар барышында өзеклекләр булырга мөмкин, картина югалырга, катып калырга яки пиксельләргә таралырга мөмкин.