Коронавирус авыруын профилактикалауның ике төре бар.
Махсус вакцинопрофилактикадан тыш, битлекләрне куллану, социаль дистанцияне үтәү, кулларга антисептиклар куллану һәм биналарны дезинфекцияләү дә бар.
Соңгысы мәгариф учреждениеләрендә аеруча контрольдә тотыла.
"Вакцинация, ягъни коронавирус йогышын махсус профилактикалау белән 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр яшүсмерләр һәм өлкәннәр колачланган. Ә иң яшь категориягә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче 12 яшькә кадәрге балаларга вакцина ясалмый. Шуңа бәйле рәвештә, алар махсус профилактика белән колачланмаган. Аларга аның специфик булмаган төре – биналарны дезинфекцияләү, һаваны йогышсызландыру гына карый. Бу балаларны саклауның бердәнбер ысулы. һәм без аның 100 процентка үтәлүен телибез", - диде Гүзәл Әхмәтҗанова.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы шушы көннәрдә 8нче номерлы шәһәр мәктәбендә специфик булмаган профилактиканы оештыру белән танышты. Дезинфекция чаралары салынган һәм имзаланган савытлар махсус шкафка урнаштырылган. "Дезинфекцияләү максатларында вируска каршы нәтиҗәле булган чараларны кулланырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге мәгълүматларына караганда, районның мәгариф учреждениеләрендә ковидка каршы чаралар якынча 100 процентка үтәлгән. "Кагыйдә бозулар очраса, алар шунда ук төзәтелә. Район мәгариф бүлеге оператив рәвештә җавап бирә", - диде Гүзәл Әмир кызы.
8нче мәктәп мисалында исә шуны әйтә алабыз: мәгариф учреждениеләрендә иртәнге фильтрны укучылар да, укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә уза. Шул ук вакытта һәр сыйныф җитәкчесе көн дәвамында укучыларның сәламәтлеге торышын күзәтә, - диде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлзифа Дашкина.
Махсус булмаган профилактика чаралары һәм кайгырту коронавирус йогышы һәм балалар арасында киртә булыр, дип өметләнәсе килә.