Нурлат АТПсының шәһәрара автобусларына видеокүзәтү системасы урнаштырыла

2022 елның 27 феврале, якшәмбе

Нурлат автостанциясе аша көненә берничә йөз кеше уза.

Менә без килгәндә дә көтү залында  җанлыңык хөкем сөрә иде. Ярты сәгатьтән соң Тимерлек юнәлеше буенча рейс автобусы кузгалып китәчәк, кемдер билет сатып алырга ашыга, икенчеләре бу хакта алдан кайгыртканнар сәгатьтән күзләрен алмый, сабыр гына көтеп утыра.

Кассир Зәлидә Ибәтуллина белән диспетчер Румия Гыйләҗетдинова мондый вакытларда аеруча уяу: үз вазифаларын үтәү белән беррәттән пассажирларның куркынычсызлыгы турында да кайгырталар. «Бездә терроризмга һәм экстремизмга каршы торуга зур игътибар бирелә, - диде Зәлидә Шәрифулла кызы. - Пассажирлар аеруча күп булганда, шикле кешеләрне күрсәк, металл эзләгеч белән залда кизү торабыз. Автобуска утырта башлагач, залны тагын бер кат карап чыгабыз һәм чит әйберләрнең калмавын карыйбыз".

Бәхеткә, хуҗасыз сумкалар калган очракта аларның таркау хуҗалары шунда ук табыла.

Шулвакытта тавыш көчәйткеч аша  бөтен залга диспетчер тавышы ишетелде: «Илдә криминаль хәлнең катлаулануы һәм автотранспортта террорчылык актларының ешаюы сәбәпле, сезне шикле әйберләргә карата игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Салонда чит әйберләр табылганда автобус йөртүчегә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз...» Автостанциядә мондый белдерү һәр ярты сәгать саен һәм һәр рейс алдыннан яңгырый.

Террорчылыкка каршы тору чараларын, куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтүче хезмәтләрнең телефоннары турында мәгълүмат залдагы стендларда да бар.

Ул да булмады,  диспетчер автобуска утырту башлануын  игълан итте һәм бераздан пассажирларның билетларын тикшереп, автобус салонына кертә башлады. "Билетлар бары тик паспорт буенча гына сатыла", - дип хәбәр итте Румия Гыйләҗетдинова.

Сүз уңаенда, билет сатып алган һәр пассажир автомат рәвештә юллардагы һәлакәтләрдән, шул исәптән террорчылык актларыннан 2 млн сумга кадәр иминиятләштерелә.

Автостанция, моннан тыш, күп кенә куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителгән: көтү залында һәм периметр буенча территориядә видеокүзәтү камералары урнаштырылган, бина үзәкләштерелгән сак пультына тоташтырылган, хәвеф сигналы төймәсе бар. Эш сәгатьләре тәмамлангач, чит кешеләр керә алмасын өчен,  ике ел элек территорияне койма белән әйләндереп алганнар.

«Транспорт инфраструктурасы объектларындагы куркынычсызлык «Транспорт куркынычсызлыгы турында»гы федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла", – диде Нурлат АТПсы генераль директоры Идрис Кәримов.

-Предприятиедә җитәкчелекне һәм инженер-техник хезмәткәрләрне дә кертеп, кизү тору графигы төзелде. Җаваплы затлар, көнгә 2-3 тапкыр террорчылык гамәлләрен булдырмау максатыннан, автостанциядә булалар, тикшерү нәтиҗәләрен махсус журналга теркиләр. Нурлат АТПсының һәр хезмәткәре пассажир автотранспорты объектларында терроризм һәм экстремизмны булдырмау буенча инструктаж үткән. Автобус йөртүчеләр исә рейска чыгу өчен рөхсәтне инструктаж узу турында имза куйганнан соң гына алалар.

"Террорчылыкны кисәтү максатларында автобус йөртүчеләргә аларны икенче затларга тапшыру өчен чит әйберләр алу тыела. Кагыйдә бозган хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартыла", - диде Идрис Габделбәр улы һәм киләчәктә пассажирларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән үзгәрешләргә дә  тукталды. -Шул көннәрдә шәһәрара автобусларга видеокүзәтү системасы урнаштырылачак, һәм салонда барган хәлләр турындагы язма онлайн  режимында Нурлат АТПсына тапшырылып торачак.

Шулай ук һәр автобус өчен транспорт чарасының куркынычсызлык паспорты эшләнә, ул да тиздән гамәлгә кертеләчәк. Хәзерге вакытта нурлатлыларны шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутларда 12 автобус йөртә.

Әлбәттә, гадәттән тыш хәлнең кайчан һәм ничек буласын беркем дә фаразлый алмый. Шуңа күрә теләсә кайсы вакытта йөз процент әзерлектә тору беркайчан да артык түгел.

Террорчылык куркынычы янаганда 8 (84345) 2-11-25 (полиция), 8 (84345) 2-22-72 (МЧС) телефоннары буенча шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International