Кизләүдән Короткиннар узган елда авылның күп балалы гаиләләре сафларын тулыландырды

2022 елның 27 феврале, якшәмбе

Кызлы йорт -  нурлы йорт, ди халык.

Кизләүдән Александр һәм Гөлинә Короткиннар гаиләсендә исә нур өстенә нур, бәхет өстенә бәхет өстәп, узган елда инде өченче кызлары дөньяга килгән. Сигез яшьлек Регина, алты яшьлек Самира янына иптәшкә Ясминәне дә алып кайтканнар  һәм хәзер Короткиннар Кизләү авылының күп балалы гаиләләре арасында.

Бәхетне Александр белән Гөлинә ерактан эзләп йөрмәгәннәр. Түбән Чаллы егете Саша техникумны тәмамлап, җирле хуҗалыкка ветеринария табибы булып эшкә урнашкач та Кизләү авылы кызы Гөлинә белән араларында мәхәббәт җепләре сузыла, озакка сузмыйча гаилә  дә корып җибәрәләр.

Башта яшәп торыр өчен Кизләүдә иске өй сатып алалар. Йортның яңасын төзергә авылда төпләнеп калган яшь белгечләр өчен булдырылган дәүләт программасы ярдәмгә килә. Чыгымнарның бер өлешен ккапларга ана капиталы ярап куя. Бер ел эчендә алар шәһәрдәге кебек үк уңайлы, иркен йорт өлгертеп тә чыгалар.

«Үзебез авылда туып-үскәч, шәһәргә китәргә уйламадык та. Авылда да тормыш начар түгел. Мин монда перспективалар юк дип санаучылар белән килешмим. Тырышканда барысына да ирешергә мөмкин», - диде гаилә башлыгы.

Перспективага килгәндә, шәхси ярдәмче хуҗалыклары да бар. Тормыш башлаганда аларның нибары бер сыеры булса, бүген инде 15 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шуларның 10сы – савым сыерлары. Димәк, киләчәктә терлекләрнең баш санын арттырачаклар әле.

Биредә дә дәүләт программасы - бу юлы мини-фермалар төзү өчен бирелә торган субсидия ярдәм иткән. Билгеле, терлекчелек белән күбрәк Александр шөгыльләнә. Гөлинә күп вакытын балалар тәрбияләүгә багышлый.

Олы кызлары Киекле мәктәбендә укый, уртанчысы балалар бакчасына йөри, Александр һәр иртәне эшкә барганда үзе илтеп калдыра, хәзер -  «Нурлат сөте»ндә ветеринария табибы.

Шунысы кызыклы, Александр татар телендә бик яхшы сөйләшә, гаиләдә дә күбрәк татар телендә аралашалар икән.

"Аерым сүзләрне мәктәптә татар теле дәресләрендә өйрәнгән идек,  эшли башлагач, иркенләп сөйләшә дә башладым. Бер  авырлыгы да юк», - ди үзе.

 

Киекле авыл җирлеге башкарма комитетында исә авылларда  Короткиннар кебек тырыш гаиләләр булуына сөенеп туя алмыйлар. Яшь гаиләләр булганда, авыллар да яшәячәк әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International