Нурлатның «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбендә «Гармония» проекты кысаларында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары концерт куйды.
Әлеге проектны «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тормышка ашыра. Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән проектта катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде, безнең районга булган игътибары һәм музыка мәктәбе педагогларына үткәргән мастер-класслары өчен рәхмәт белдерде.
Чөнки әлеге проектның төп максаты – мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади башлангычын һәм сәләтен үстерү, ә иң мөһиме-аларда әлеге сәләтләрне вакытыннан алда күреп алу.
"Музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре укытучылары мондый балалар белән эшләргә әзер булырга тиеш. Без мондый балаларның музыка уку йортларында укуларын, иҗат белән шөгыльләнүләрен телибез”, – диде «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый оешмасы Югары Советының Башкарма комитет рәисе Алсу Тарханова.
«Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге рәисе Дамир Ишкинеев белән Алсу Абдрахман кызы мәктәпнең педагогик коллективы белән танышты.
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең талантлы студентлары чыгышыннан соң, иҗат төркеме «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе педагоглары өчен мастер-класс үткәрде.
«Бу бик кирәкле, игелекле һәм файдалы эш һәм безнең мәктәптә укучы балалар өчен дә, укытучылар өчен дә зур осталык дәресе. Безнең мәктәптә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар да укый, нигездә, сынлы сәнгать бүлегендә, музыка бүлегендә дә алар төрле конкурслар лауреатлары булалар», – диде балалар сәнгать мәктәбе директоры Валентина Борһанова.