Нурлатта мини-футбол һәм йөзү буенча ярышлар узды

2022 елның 26 феврале, шимбә

Бүген «Тулпар» спорт сараенда Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы призларына традицион ярышлар булып узды.

 

Әлеге ярышлар быел 5 нче тапкыр үткәрелә. Традиция буенча яшь спортчыларны ярышлар башланганчы «Сугышчан туганлык» вәкилләре, локаль сугышлар ветераннары сәламләде.

«Бүген бу матур спорт сараенда яшь нурлатлылар арасында мини-футбол һәм йөзү буенча ярышлар уза. Без аларны Ватанны саклаучылар көненә багышлап оештыррдык. Сезгә, яшь буынга, сугыш кырларында башларын салган сугышчыларны онытмаска, ә мондый ярышлар исә илебезнең чын патриотларын тәрбияләргә ярдәм итә", - дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ринат Мөхәммәтҗанов.

«Бүген һәркайсыгызга уңышлар юлдаш булсын. Сезгә лаеклы чыгыш ясавыгызны һәм сезнең иң яхшылары һәм бары тик җиңүләргә генә лаеклы булуыгызны исбатлавыгызны телим. Җиңел стартлар һәм матур җиңүләр телим сезгә», - диде район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова спортчыларны сәламләп.

«Тулпар» спорт залында чып-чын спорт ярышлары башланды, мини-футбол буенча ярышларда 3 команда җиңү өчен көрәште. Яшь футболчылар биредә бик яхшы уен күрсәтте. Финал уены нәтиҗәләре буенча «Факел»командасы көндәшләреннән зур аерма белән җиңде.

«Бүген уен кызыклы булды. Барлык уенчылар да тырыштылар, күп көч куйдылар. Капкачының тырышлыгын да билгеләп үтәр идем, ул нибары бер туп керттерде, ә финалда без 11 гол кертүгә ирештек», – дип уртаклашты «Факел» командасы капитаны Леонид Варламов. Балалар тренер Юрий Никитин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. 

Бассейнда да  атмосфера «эссе» иде, яшь йөзүчеләр бер-бер артлы стартка чыкты. Йөзү буенча ярышларда барлыгы 50ләп спортчы катнашты.

«Йөзү белән мин 7 ел шөгыльләнәм. Төрле ярышларда еш катнашам, призлы урыннар алуга ирешәм, берничә тапкыр җиңүче дә булдым. «Сугышчан туганлык» призына үткәрелгән ярышларда узган ел да катнаштым, беренче урынны алдым, бүген дә уңыш елмаер дип өметләнәм», – дип сөйләде тренер Илсур Нәбиуллин җитәкчелегендә йөзү белән шөгыльләнүче Алисә Силантьева.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр һәм призерларга кубоклар, грамоталар, медальләр һәм оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International