Фәүзия Мөхәммәтова нурлатлыларга Мәккәгә барып кече хаҗ гамәлен башкаруы турында сөйләде

2022 елның 26 феврале, шимбә

Күптән түгел аңа икенче тапкыр изге урыннарга бару бәхете насыйп булган.

Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге күптән түгел Мәккәгә барып кече хаҗ гамәлен үтәп кайткан Фәүзия Мөхәммәтова белән очрашу оештырды.

Очрашуга җирле бүлек әгъзалары, шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәге укытучылары, шулай ук теләге булган барлык нурлатлылар чакырылган иде. Фәүзия Якуб кызы гомрәнең үзенчәлекләре турында сөйләде, тәэсирләре белән уртаклашты. Очрашуда катнашучылар хаҗ кылу белән бәйле сорауларга җаваплар алдылар.

 

Фәүзия Мөхәммәтова-Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлегенең актив әгъзасы. Бу инде Фәүзия Якуповнаның Мәккәгә икенче мәртәбә хаҗ кылуы. Беренче тапкыр ул изге урыннарда әнисе белән 2010 елда булып кайткан.

"Хаҗ вакытында кичергән хисләрне, рухи канәгатьлек хисләрен сүз беләнгенә  әйтеп бетереп булмый. Мин барлык нурлатлыларга хаҗга баруны кичектермәскә, бу изге гамәлне яшьрәк вакытта үтәргә киңәш итәм, сезгә хаҗның барлык йолаларын да тулы күләмдә башкара мөмкинлеге бирелә», – дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International