Шәһәр Мәдәният сараенда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестивале муниципаль этабы узды.
«Моңа кадәр 47 авыл мәдәният учреждениесендә һәм шәһәрдә - җиде кустта сайлап алу туры кысаларында - онлайн-форматта сәхнә иҗаты белән мавыгучы үзешчән артистлар һәм район халкы чыгыш ясады. Шунысы куанычлы, фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча район этабында катнашу өчен юлламаны 10 номер алды», – диде Нурлат районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова.
Район этабында катнашучылар «Вокал», «Вокаль ансамбль», «Хор коллективлары», «Нәфис сүз» һәм «Авторлык әсәрләре» номинацияләре буенча иҗади номерлар күрсәттеләр.
Әйтик, Нурлатта яшәүче Марина Матюшкина үзенең «И снова май» дигән җырын башкарды. 1993 елдан ул шулай ук фестивальнең район этабында катнашкан «Родник» чуаш җыры халык ансамбле составында чыгыш ясый.
«Беренче җырымны 2009 елда яздым һәм аны әтиемә багышладым. Хәзер үзем иҗат иткән 4 җырым бар, бишенчесе тиздән дөнья күрәчәк. Узган ел Казанда узган гала-концертта да үзем язган җыр белән чыгыш ясадым»,– дип уртаклашты Марина Михайловна.
Әлеге этапта җиңүчеләр 11 мартта Алексеевскида узачак фестивальнең зона этабында район данын яклаячак.