Нурлат шашкачылары һәм шахматчылары гомумкоманда зачетында беренче булдылар

2022 елның 25 феврале, җомга

Россия Пенсионерлар союзының Нурлат җирле бүлекчәсе җыелма командасы Татарстан пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча XI республика темпо-турнирының икенче этабында гомуми зачетта 1 урынны яулады.

Интеллектуаль ярышлар бүген, 25 февраль көнне, Базарлы Матакта узды. Шахмат уеннарында район исеменнән Владислав Герасимов һәм Җәмилә Мингалиева, шашка буенча Николай Евлейкин һәм Алевтина Хвалеева катнаштылар. Турнирда җиңү безнең спортчыларга финалга чыгу мөмкинлеге бирде. Ул 1 мартта Казанда олимпия резервының шахмат, шашка һәм шахмат буенча Р. Г.Нәҗметдинов исемендәге республика спорт мәктәбе базасында узачак.

Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге турнирга баруны оештыруда булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International